Китеп барам. Аяк очларымда…

Китеп барам. Аяк очларымда.
Эз калмасын яра булып…
Давыл тынган. Син — канатсыз…
Шәүләң — салкын битарафлык…

Яраладың… Ярамады…
Әйткән сүзең күңелемә.
Соң болай да мөлдер-мөлдер
Тора идем түгелергә…

Нидән синең сәдалегең
Чыкты әле кара янып?!
Яраладың… Соң синсез дә
Беткән йөрәк яраланып…

Боз йөгергән күңелеңә,
Салкын төшкән карашыңа.
Юл күрсәтер маяк түгел,
Җай эзлисең адашырга.

Китеп барам. Адымнарым
Ераклашкан шушы мәлдә
Бер ым көтеп, җан өшетеп
Янәшәмнән атлый шәүләң!..

Күтәрел дип зәңгәр күккә,
Ишет диеп йолдыз чыңын
Инәлгәндә!.. Җиргә төште
Кыйбласыз моң кыйпылчыгың…

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт